Безнең гомер ярсып аккан елга

***

Безнең гомер ярсып аккан

Елгаларга охшаш икән.

Бусагалар аша яшьлек,

Сизми калдым, узып киткән.

Гомер-көннәр, җилли-җилли,

Дәвер аша исеп киткән.

Кайчак саныйм сәгатьләрне,

Ялгызлыкта калсам, читтән.

Минутларын барлыйм кабат,

Бергә булган көннәремнең.

Эзе калган йөрәгемдә

Хәтта кыска төннәремнең.

Җаннар кайчак сызласа да,

Еламадык, шөкер, түздек.

Балдай сөю диңгезенең

Назларында бергә йөздек.

Шатлык, бәхет көткән мәлдә

Кайгысын да  кайчак күрдек.

Бәхет гөле тәкыясын

Без бит икәү бергә үрдек.

Февраль, 2009