Йөрәк эзли

***

Очынып ла оя эзли

Бу җиһанда минем йөрәк.

Читлекләрдә яши алмый,

Җанда көч бар, тәндә гайрәт.

Кайчак сызлый туктамыйча,

Яраланган, ахры, йөрәк.

Сызлауларын баса алган

Дуслар сирәк, дуслар сирәк…

Җыр моңнарым арасында

Өзгәләнеп елый йөрәк.

Халәтемне аңлыйсың син,

Тик син генә миңа кирәк…

2009