Алмаларым, чияләрем

Алмам диеп, чиям диеп
Яратып дәшәм сиңа.
Син генә ник ялындырып
Йөрисең икән миңа.

Кушымта:
Алмаларым, чияләрем,
Кызарып пешәр микән?
Сине көтеп гомерләрем,
Саргаеп үтәр микән?

Сиңа диеп алма өздем,
Алларын, баллыларын.
Син килмәдең, йөрәгемнең
Белмәдең януларын.

Алма кебек, чия кебек
Яшьлегем үтеп бара.
Бер күрешеп аңлашырга
Тап җаныем бер ара.
Октябрь, 2011