Багышым

Рөстәм Зәкуан сүз.

Альфред Якшембетов көе

 

Ераклардан сагнып кайтам

Туган авылым Багышым.

Сине ташлап китүләрем,

Булган икән ялгышым.

 

Кушымта:

Багышым инешенә яз саен

Аккошлар төшә микән.

Әй, язмыш (безне нигә) кына безне читтә

Нигә соң (читләрдә) йөртә икән?

 

Әткәемнең эзе калган

Туган як кырларымда.

Татлы яшьлек көтә кебек

Багышым урамында.

 

Әнкәй һаман төшә микән

Җүрмәле болынына.

Чирмешән буйларына

Багышымны онта алмам

Гел минем уйларымда.

 

Әнкәемне сагнып кайтам

Җүрмәле болыннарын.

Бәхет эзләп читкә киткән

Без синең балаларың.

Сентябрь, 2011