Әбием, әбекәем

Бар дөньяга ышанычым бетеп,
Сынган чакта өмет канатым.
Сыендырдың җылы кочагыңа
Үз балаңдай мине яраттың.

Гомрем буе сиңа рәхмәт укыйм
Югалмадым тормыш юлында.
Онык идем сиңа мин туганда
Бу дөньяга килдем онык булып
Ятим калгач, булдым улың да.

Ачкычлары оҗмах ишегенең,
Әгәр булса минем кулымда
Каф таулары кичәргә дә әзер
Күтәреп лә сине кулыма
Әбием сине алып кулыма.

Бурычлы мин сиңа гомрем буе
Син булганга яшим сөенеп.
Бездән бары хөрмәт кенә күреп,
Яшә әле әбием сөелеп.

Ятимлекне онтып синең янда
Үтте минем сабый елларым.
Әнкәем дип өзелеп елаганда,
Кочагыңа алып назладың.

Кушымта:
1 вариант
Ак шәлеңдәй аклык күңелеңдә
Догаларың йөртте юлымда.
Сабый чакка кайтып бүген дә бер,
Сөеләсем килә куеныңда.

Кушымта:
2 вариант
Әбекәем, газизкәем,
Син минем бәхеткәем.
Син бит миңа Ходаемның
Иң олы бүләккәе.

Кушымта:
3 вариант
Әбекәем, бәгырькәем,
Ак әби, әбекәем.
Син бит миңа язмышымның
Кадерле бүләккәе,
Иң олы бүләккәе.
Сентябрь, 2011