Бирнә сандыгы

Рөстәм Зәкуан

Альфред Якшембетов

Әнкәем бәгырем, сөйләче миңа,

Яшел сандыкта яткан сереңне.

Һаман яратып алып киясең,

Алсу күлмәгең, зәңгәр шәлеңне.

 

Кушымта:

Бирнә сандыгы – яшьлек ядкаре

Саклыймы әллә сөю хисләрен?

Еллар чәчеңә чаллар сипсә дә.

Хәтердән китми тәүге ярату,

Онтылмый икән яшьлек ядкаре (эзләре).

 

Зәңгәр шәлеңә төренеп язын,

Әллә яшьлегең кире кайтамы?

Тәүге мәхәббәт, беренче ярың

Аккошлар булып очып кайтамы.

 

Зәңгәр томанда калса да янып

Тәүге ярату икән мәңгелек.

Яратып яшик, сөелеп яшик

Сөю мәңгелек, сөю мәңгелек.

Июнь, 2011