Елмай иркәм, гел елмай

Рөстәм Зәкуан сүз.

Альфред Якшембетов көе

 

 Елмай иркәм, гел син миңа елмай,

Гел елмаеп яшә кояштай.

Язларын да елмай, көзләрен дә

Йөзләреңә күчсен тулган ай.

 

Кушымта:

Язларында елмай, кышын да син елмай,

Җәйләрендә елмай, көзендә.

Иртәсен дә елмай, кичләрен дә елмай

Тик елмаю булсын йөзеңдә.

 

Елмай иркәм, гел син миңа елмай.

Синең күзләр әллә нурлы ай.

Шатлык кына тамсын күзләреңнән

Сөюләрең булсын ялкындай.

 

Сихри карашларың, серле елмаюың

Килешеп лә тора үзеңә.

Бергә яшәүләрнең тик бәхетен тоеп,

Икәү барыйк гомер көзенә.

 

Уйнап-көлеп кенә, гел елмаеп

Һәрбер көнгә яшик куанып.

Син елмайсаң миңа, гүя һәр көн бәйрәм,

Кайгы-хәсрәт үтсен уратып.

 

Ак карлардан энҗе тамган кебек

Елмаюың шатлык китерсен.

Көзләр сиңа сагыш китермәсен,

Елмаюың бәхет китерсен.

 

Сагыш җиле сиңа кагылмасын,

Елмаеп ла яшик бу җирдә.

Сөю генә тамсын күзләреңнән

Сөенеп лә яшик гомергә.