Гомер җебе килә сузылып

Табигатьнең һәр мизгеле гүзәл,
Язлар җитсә дөнья туй итә.
Җәйләр гүя ширбәт ае җирдә,
Көзләр белән алтын туй килә.

Кушымта:
1 вариант
Язлар, җәйләр ел да кабатлана,
Яшьлек кенә кире кайталмый.
Кабат килә җиргә кышлары да,
Тәүге сөю генә кайталмый.

2 вариант
Язлар, җәйләр ел да кабат килә,
Яшьлек кенә кире кайтмый шул.
Аккошлар да кайта язлар җитсә,
Үткәннәргә генә юллар юк.

Әле генә гомер язы иде
Шаулап үткән яшьлек җәйләре.
Гомер көзе килә уйландырып,
Сорнай уйный моңлы көйләрне.

Гомер көзнең серле җәймәсендә
Үткәннәрем калган язылып.
Язмышларның төеннәрен бәйләп,
Гомер җебе килә сузылып.
Октябрь, 2011