Исмә җил, исмә әле

Рөстәм Зәкуан сүз.

Альфред Якшембетов көе

Көзге җилдә күз яшедәй,

Чыклар тама миләштән.

Миләшем дә елый кебек

Минем моңсу халәттән.

Кушымта:

Исмә җил, исмә шашынып

Күңелем өзгәләнә.

Тимә син минем җаныма,

Болай да өзгәләнәм.

Сызлатма янган йөрәкне

Бәгырем телгәләнә.

 

Җилләр генә шакып китә

Моңсу тәрәзәләрне.

Яннарыма чыкмасаң да

Күтәр пәрдәләреңне.

 

Бер минутлык ләззәт эзләп

Югалттым җанашымны.

Суларга салыйммы соң,

Җандагы сагышымны.

 

Яннарыма кире кайтсаң

Беркемгә бирмәс идем.

Икәү тапкан бәхтебезгә

Җил дә тидермәс идем.

Сентябрь, 2011