Әйләнә лә дөнья

Берәү килә бүген бу дөньяга,
Аваз салып тәү кат җиһанга.
Кемдер китеп бара бакыйлыкка,
Мулла абзый укый җеназа.

Кушымта:
Әйләнә лә дөнья тәгәрмәче,
Әйләнә лә һаман әйләнә.
Язмыш язган көннәр сәйлән кебек
Төен-төен булып бәйләнә.

Туктамыйча дөнья куабыз шул,
Ярый әле белми азагын.
Яман эшләр кылсак кайвакытта,
Ходай үзе бирә сабагын.

Гасырлардан килгән тарихымны
Саклый алсак иде оныкка.
Киткәннәрне зурлап озатып калыйк
Дога кылыйк язган язмышка!
Октябрь, 2011