Әйтмә миңа авыр сүз

Рөстәм Зәкуан сүз.

Альфред Якшембетов көе

 

Авыр сүзләр әйтмә миңа

Авыр сүз җан яралый.

Яшик әле сөеп, сөелеп,

Гайбәт сүзгә карамый.

 

Кушымта:

Әйтмә миңа, әйтмә миңа,

Әйтмә бәгырем, авыр сүз!

Күңелләрне рәнҗетмәсен

Хак булмаган ялган сүз.

 

Авыр сүзләр әйтмә миңа,

Авыр сүз – җан газабы.

Күпме парлар күрә җирдә

Аерылу газабын.

 

Авыр сүзләр әйтмә миңа,

Татлы сүз җан эретә.

Яшик әле сөенешеп,

Бәгырем диеп кенә!

Сентябрь, 2011