Сагыш

Рөстәм Зәкуан сүз.

Альфред Якшембетов көе

 Көзләр җитсә йөрим сагышланып,

Китеп бара казлар кул изәп.

Китәселәр килә кошлар белән

Җаннарыма кабат яз эзләп,

Китәселәр килә наз эзләп.

 

Тәрәзәмне шакып яңгыр тама,

Күкләр елый, хәтер уйнатып.

Өй түремдә көзге җилләр генә,

Тәрәз шакый җанны кузгатып,

Тәрәз шакый йөрәк сызлатып.

 

Оныт инде, оныт дисәләр дә.

Сүнмәс өмет җанны җилкетә.

Нишләтергә белмим йөрәгемне,

Сине уйлап туа һәр иртә,

Сине сагнып көтәм кич җитсә.

 

Кушымта:

Хәтер йөри үткәннәрне барлап,

Без кавышкан матур көннәрне.

Нигә иркәм, якты бәхетебез,

Әйләнде соң кара төннәргә…

Сентябрь, 2011