Сердәшем бул бергенәм

Рөстәм Зәкуан сүз.

Альфред Якшембетов көе

 

Тиң ярымны  күпме гомер

Йолдызлардан эзләдем.

Син булгансың гүзәлем

Бер күрүдә гашыйк иттең

Зөһрә йолдыз гүзәлем.

 

Кушымта:

Чишмәләрдән кайткан чакта

Түгелмәсен суларың.

Бары сиңа багышлыймын

Сөю тулы җырларым.

 

Чишмәләрдән су алганда

Түгелмәсен (Чайкалмасын) чиләгең.

Сөеп туймам гомер буе

Үкенмәссең гүзәлем.

 

Төшләремә көн дә кереп

Төннәрен уятасың.

Сихри йолдыз кебек нигә

Таң аткач югаласың.

 

Таһир белән Зөһрә кебек

Кавышу көнен көтәм.

Гомерлек ярым булырсың

Вәгъдәңне бозма иркәм.

 

Ай янында Зөһрә-йолдыз

Җирдәгесе син генә.

Алдагы гомер юлымда

Юлдашым (Сердәшем) бул бергенәм.

 

Кушымта:

вариант 3

Ай янында якты йолдыз

Иң якты йолдыз икән.

Минем өчен яратылган

Зөһрә гөлем син икән

Бары син генә иркәм.

Август, 2011