Сиңа дип сакладым

Рөстәм Зәкуан сүз.

Альфред Якшембетов көе

 

Сиңа дип сакладым

Күңелемнең сафлыгын.

Каралта күрмә тик,

Хисләремнең аклыгын

Йөрәгемнең пакълыгын.

 

Кушымта:

Сиңа, бары сиңа дип,

Назларымны сакладым.

Синнән башка җанга якын

Сөйгән ярны тапмадым.

 

Сиңа дип атадым

Җырларымның моңлысын.

Гомергә җитәрлек,

Сөюемнең олысы,

Йөрәгемнең җылысы.

 

Сиңа дип сакладым,

Бәхетнең мин тулысын.

Яратам тик сине,

Әйтәмен мин турысын,

Әйтәмен мин турысын!

Сентябрь, 2011