Якташлар гимны

Рөстәм Зәкуан
Альфред Якшембетов

Ашкынып кайтам, сагынып кайтам,
Туган җиремә – яшьлек иленә.
Чатыр тавының искән җилләре
Чакыра безне һаман үзенә.

Кушымта:
Без бит якташлар, кан кардәшләр,
Азнакаебыз – күңел түрендә.
Чит җирләрдә гомер итсәк тә
Сагнып кайтабыз сине күрергә.

Туган ягымның һәрбер төбәге,
Кадерләп саклый үткәннәр эзен.
Кем генә соң, юксынмый икән,
Туган авылын, газиз нигезен.

Чишмәләрең гел челтерәп аксыннар,
Җырларга салып, балачак көен.
Туган нигезгә бәхетләр теләп,
Дога кылабыз барыбыз бүген.
23.05.11