Ян йөрәк

Рөстәм Зәкуан

Альфред Якшембетов

 Сызлама, ярсыма әй йөрәк!

Ян дөрләп, сүнәргә иртәрәк!

Яшик без тәм табып сөюдән,

Хушлашырга безгә иртәрәк.

 

Сыкрама, елама әй йөрәк!

Гомерне, ярыңны сөй күбрәк!

Бу җирдә сөюдән көймәгән,

Җаннар юк, булса да бик сирәк.

 

Ян йөрәк, сөюдән көй йөрәк!

Яшәүнең мәгънәсе мәхәббәт!

Һәр көнгә сөенеп яшәсен,

Дөньяда һәр йөрәк, һәр йөрәк.

 

Кушымта:

Йөрәккә дәваны табарга

Син кирәк, миңа тик син кирәк.

Сөенеп, сөелеп яшәргә,

Син кирәк, бары тик син кирәк!

Сентябрь, 2011