Агымсу

Алинә Сафиуллина репертуарында

Марсель Иванов көе

Агымсулар кебек ага гомер,
Ярга кага язмыш җилләре.
Ярда калган яшьлек сукмагында
Эзләп йөрим синең эзләрне.

К у ш ы м т а:
Агымсулар кебек ага еллар,
Акмый алар ләкин кирегә.
Тик бер язга сиңа кайтыр идем
Болыннарда бергә йөрергә.

Агымсулар кебек ага төннәр.
Дәш син минем кереп төшемә.
Син кабызган сөю ялкыннары
Йөрәгемне һаман пешерә.

К у ш ы м т а.

Агымсулар кебек ярсый-ярсый
Үткәннәргә килә агасы.
Синдә калган керсез сөюемә
Кайту юлын ничек табасы?

К у ш ы м т а.