Ак чишмә җыры

Ришат Шәйхетдинов репертуарында

Ришат Шәйхетдинов көе

Туган якны сагынып кайттым әле,
Сәлам бирә күрше-күләннәр.
Чордашларны күреп бер сөйләшсәң,
Искә төшә кабат үткәннәр.

К у ш ы м т а:
Ак чишмәнең изге көмеш суы
Ераклардан безне чакыра.
Гасырлардан, ахры, миңа дәшеп
Бабамнарның рухы кайтара.

Болыннарга чыгам ялгыз гына,
Сагындырган әткәй урманы.
Балачакның татлы вакытлары,
Колагымда әнкәй җырлары.

К у ш ы м т а.

Ак чишмәнең нигез ташларына
Сеңеп калган бишек җырлары.
Чишмәләрдән гүя ишетелә
Чулпыларның көмеш чыңнары.

К у ш ы м т а.

Нурын сибеп үзенә тартып тора
Зариф мәчетенең айлары.
Киткәннәрнең васыятен саклый
Изге чишмәләрнең сулары.

К у ш ы м т а