Алмалары, хөрмәләре

Лилия Муллагалиева репертуарында

Лилия Муллагалиева көе

Алмам диеп, хөрмәм диеп,
Сөйдем дә, сөймәдем дә.
Яшь чагында сөюләрдән
Көйдем дә, көймәдем дә.

Алма кебек матур чагым
Узган да киткән икән.
Мине сөеп йөргәннәре
Инде читләргә киткән.

Алма кебек чибәрләргә
Күз аткан булам һаман.
Ләкин алар башканыкы,
Үзгәрә икән заман.

Алмаларны, хөрмәләрне
Өзми сакларга кирәк.
Әгәр ярны өзелеп сөйсәң,
Көеп-янарга кирәк.

Алмаларны, хөрмәләрне
Өздем дә, өзмәдем дә.
Көзге яфрак кебек калма
Гомерең көзләрендә.