Арышларым – сагышларым

Илназ Динмөхәммәтов репертуарында

Ришат Шәйхетдинов көе

Кайтып барам туган якка.
Күңелдә – сагышларым.
Сагышларымны тарата
Тулышкан арышларым.

К у ш ы м т а:
Арышларым – сагышларым,
Йөртәләр язмышларым.
Сагынуга түзә алмый,
Юлларга чыктым тагын.

Гомерләрем читтә узды,
Туган җирне сагынып.
Язлар җитсә, сиңа кайтам,
Кошлар кебек талпынып.

К у ш ы м т а.

Тургайлар җыры тирбәлә
Зәңгәр күк диңгезендә.
Кайларда гына йөрсәм дә,
Туган ягым күңелдә.

К у ш ы м т а.