Бәхет гөлем

Алинә Сафиуллина репертуарында

Марсель Иванов көе

Бәхет гөлем – синең өчен генә
Үсә минем тәрәз төбемдә.
Син янымда булган чакта гына,
Йөрәгемнән җырлар түгелә.

Бәхет гөлем – күңлем түрләрендә
Чәчәк атты язлар килгәндә.
Гомерем буе, көттем сине генә,
Хисләремә сагыш тигермә!

Бәхет гөлем – синең өчен генә
Бөреләнде күңлем түрендә.
Хыянәттән сакла сөюебезне,
Чит-ятларның күзен тигермә.

Бәхет гөлем – бул янымда гына,
Назлы карашыңны яшермә.
Сүрелмәсен сөю хисең миңа,
Мәхәббәтең калсын гомергә.

Бәхет гөлем – үрли күңелемдә,
Син булганда минем янымда.
Үпкәләрең калсын үткәннәрдә,
Син генә тик кирәк җаныма.

Бәхет гөлем – көтә назларыңны,
Тыңла, иркәм, йөрәк серемне.
Бәхтебезне саклыйк гомерлеккә,
Берәүгә дә бирмим мин сине.