Бәхетләрне читтән эзләмәгез

Руслан Хәсәнов репертуарында

Марсель Иванов көе

Ак болытлар, ак өметләр юрап,
Гомерем буе бәхет эзләтте.
Ак болыттан ак бәхетләр күзләп,
Чит җирләрдә гомерләр үтте.

К у ш ы м т а:
Ак болытка, зинһар, ышанмагыз,
Бәхет иле читтә юк икән.
Бәхет иле – үскән газиз нигез,
Бу җиһанда туган җир икән!

Туган нигез һаман сагындыра.
Күпме йөреп, бәхет тапмадым.
Туган җирдә калган бәхетемне
Югалткачтын бары аңладым.

К у ш ы м т а.

Ак болытлар, мине юатмагыз,
Кире дәшеп туган нигезгә.
Бәхет эзләп чыккан башка берәү
Гомер итә безнең нигездә.

К у ш ы м т а.