Бәхетлеме, диеп сорама син

Салават Фәтхетдинов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Бәхетлеме, диеп сорама син,
Бәхетле, дип әйтмәм сүз белән.
Хисләремне әгәр аңлыйм дисәң,
Серләремне укы күземнән.

К у ш ы м т а:

Бәхетлеме, диеп сорама син,
Син бәхетем, Ходай бүләге.
Нурлар сибеп янган аем да син,
Син кояшым минем җирдәге.

Бәхетлеме, диеп сорама син,
Эзләмәдем читтән тәхетне.
Үз өемдә бары синең белән,
Синең белән таптым бәхетне.

К у ш ы м т а.

Бәхетлеме, диеп сорама син,
Бәхетемне ятлар күрмәсен.
Өлешемә тигән көмешем син,
Бәхетемә күзләр тимәсен.

К у ш ы м т а.