Барыбер килерсең

Алмаз Латыйпов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Кит, дисең, күңлемдә
Мәхәббәт юк, дисең.
Йөрәгең таш мәллә,
Яратам, күрмисең.

К у ш ы м т а:
Юк, димә, кит, димә,
Яратмыйм мин, димә.
Җаныма якын бит
Бу җирдә син генә.

Яратам, дисәм дә,
Син һаман, кит, дисең.
Сөюгә җавап юк,
Нигә соң дәшмисең?

К у ш ы м т а.

Әгәр син аңласаң,
Барыбер килерсең.
Чын сөю барлыгын
Үзең дә белерсең.

К у ш ы м т а.