Бер генә кара әле

Ләбибә репертуарында

Марат Мухин көе

«Яратам, яратмыйм» дип һаман
Син шаяртып гел йөремә.
«Яратмыйм» дип әйтсәм үзеңә,
Үкенерсең үзең дә.

К у ш ы м т а:
Бәгырем, карале бер сөеп күзләремә,
Серләрен ачарсың син анда үзең дә.
Өзелеп яратам, яратам сине генә,
Карама (2) син ятлар сүзенә.

Җибәрмә син мине үзеңнән,
Олы хисләрне бирмә ятларга.
Кирәкми миңа башка ярлар,
Ятлар күзеннән сакла.

К у ш ы м т а.

Гомерләр килә тик бер генә,
Сөелеп яшик җирдә!
Аңласаң минем саф хисләрне,
Без булырбыз гел бергә!

К у ш ы м т а.