Без бит икәү

Илсур Сафин репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Сагындыра яшьлек урамнары,
Бергә йөргән чишмә буйлары.
Әткәй-әнкәй, якын дуслар белән
Гөрләп узган яшьлек туйлары.

К у ш ы м т а:
Без бит икәү сөю гөлләренең
Чыкларында бергә коендык.
Яшьлек дәрте, сөю хисләре
Мәңге сүнмәс кебек тоелды.

Әле генә кебек синең миңа
«Яратам» дип тәү кат дәшкәнең.
Пар күгәрчен кебек гомер иттек,
Яшеннәрдәй, шөкер, яшьнәдек.

К у ш ы м т а.

Гомерләрнең көне мизгел кебек,
Сөенечләр, күпме шатлыклар.
Үкенерлек түгел узган гомер,
Сөендерә бүген оныклар.

К у ш ы м т а.