Әбиемә

Раяз Фасыйхов репертуарында

Илгиз Закиров көе

Әткәй-әнкәй гомер бирсәләр дә,
Без бит үстек синең йортыңда.
Балачакның бөтен матур чагы
Узды, әбекәй, синең яныңда.

К у ш ы м т а:
Ак әбинең ап-ак теләкләре
Юл күрсәтте кыен чакларда.
Таянычым, юанычым булдың,
Язмыш күперләрен чыкканда.

Гомер узган саен сагындырып
Искә төшә авыл урамы.
Синең белән йөргән су буйлары,
Җиләк җыйган урман буйлары.

К у ш ы м т а.

Гомер узган саен юксындырып
Искә төшә сәхәр чәйләре.
Авылымның урман, болыннары,
Җиләк җыйган ямьле җәйләре.

К у ш ы м т а.

Бурычлы мин сиңа гомрем буе,
Син булганга яшим сөенеп.
Бездән бары олы хөрмәт күреп,
Яшә әле, әбием, сөелеп.

К у ш ы м т а.