Чәйләрең суынмасын

Ринат Нуруллин репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Яшь чагында бар да матур,
Гүзәл булып күренә.
Син генә, иркәм, яшисең
Күңелемнең түрендә.

К у ш ы м т а:
Өстәлләрдә кайнар чәең
Иркәм, гел суынмасын!
Сөю гөле йөрәгеңдә
Гомерлеккә сулмасын!

Сакла сөю гөлебезне,
Кыен чаклар булса да.
Бергә булсак, яшәү матур,
Сынаулары булса да.

К у ш ы м т а.

Бергә эчкән чәебезнең
Сөюдән татлы булсын гел тәме.
Син булганда яннарымда,
Тормышым минем ямьле.

К у ш ы м т а.