Үчәллем – тәүге бишегем

Ришат Шәйхетдинов репертуарында

Илгиз Закиров көе

Синең иркә кочагыңда
Узган яшьлек елларым.
Сиңа атап бүген читтә
Туа моңлы җырларым.

К у ш ы м т а:
Туган авылым, Үчәллем,
Син бит тәүге бишегем.
Балачагым хатирәсе
Кага күңелем ишеген.

Кайткан саен каршы ала
Әткәем каеннары.
Истән чыкмый әнкәемнең
Кул изәп калулары.

К у ш ы м т а.

Кырларыңда иген уңа,
Шаулыйлар арышларым.
Киләчәккә өмет баглап
Яши авылдашларым.

К у ш ы м т а.

Суы тирән булмаса да,
Җырлап ага инешең.
Урау юллар аша сиңа
Сагнып кайтып килешем.

К у ш ы м т а.