Дусларым, дус-ишләрем

Ринат Нуруллин репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Дуслар белән бу дөньяда
Яшәве күңеллерәк.
Авырлыкны кичүе дә
Бергә бит җиңелерәк.

К у ш ы м т а:
Дусларым, дус-ишләрем,
Гомерлек сердәшләрем.
Сездән башка бу дөньяда
Ялгыз калсам нишләрмен?

Шатлыкларны бергә бүлеп,
Сөенеп яшик әле.
Дускаем, дип җан дусларга
Яратып дәшәм әле.

К у ш ы м т а.

Ышанычлы дуслар кирәк,
Гомер юлын үтәргә.
Күңелемдә җырларым күп
Сезгә бүләк итәргә.

К у ш ы м т а.