Эх, авыл мунчасы

(Шаян җыр)
«Мунча ташы» театры репертуарында

Рамил Әсхәдуллин көе

Сәлам биреп каршы ала
Мине мунча морҗасы.
Кайтып киләм, ник чукынмый
Каладагы марҗасы.

К у ш ы м т а:
Их, авыл мунчасы,
Җанга бардыр шифасы.
Мондый оҗмах почмакларын
Тагын кайдан табасы?

Кирәк түгел сауналары,
Япун-кытай мунчасы.
Тәнгә сихәт, җанга шифа
Гади авыл мунчасы.

Күк капусы ачылгандай,
Керсәм шул мунчаларга.
Дөнья зары онытыла,
Мунчада чабынганда.

Мәтрүшкәле себеркенең
Серләре нидә микән?
Шәһәрдә, авыл сагынып,
Гомер ник үтә икән?

Сагындырып төшкә керә
Ник шул авыл мунчасы?
Кайтам әле, ник чукынмый
Каладагы марҗасы.