Хәтер йөри эзләп дусларны

Илһам Шәриф репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Гомер көзе якынайган саен,
Яшәү кадерен күбрәк аңлыйсың.
Гомер сукмагыннан бергә узган
Якын дусларыңны барлыйсың.

К у ш ы м т а:
Үткәннәрем кайта җырлар булып,
Сагынмамын башка, дисәм дә.
Хәтер йөри дусларымны эзләп,
Яшь гомерләр кайтмый, дисәң дә.

Кыска гына гомер арасында
Күпме юллар бергә үтелгән.
Гомер йомгакларын бергә сүтеп,
Яралардан җаннар кителгән.

Дуслар белән узган гомер-юлда
Искә алыр матур көннәр күп.
Бүген читтә гомер итсәм дә мин,
Сезне уйламаган көнем юк.

Бер кайтасы килә үткәннәргә,
Күрешәсе иде кабаттан.
Язлар саен күңел, очар коштай,
Туган якта хәтер яңарта.