Их, егет чакларым

Салават Фәтхетдинов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Яшьлегем дәрманы бетмәгән,
Җанымда җитәрлек исәрлек.
Сиңа дип саклаган сөюем хисләре,
Очкын сал, кабынып китәрлек.

К у ш ы м т а:
Их, егет чакларым,
Алмачуар чаптарым,
Сөюләрдән янган чакларым.

Яшь чагында диңгезе дә безгә
Булган икән безгә тубыктан.
Зарланмыйм, дусларым, бүген дә язмышка,
Ямь табып яшимен тормыштан.

К у ш ы м т а.

Булмаса да кайтып яшьлеккә,
Гомерләр безнең бит үтмәгән.
Йөрәгемдә сүнми һаман яшьлек дәрте,
Мәхәббәт ялкыны сүнмәгән.

К у ш ы м т а.