Өй түрендә алмагач

Ринас Әхмәтов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Бәхет юрап икәү бергә,
Утырттык пар алмагач.
Алмагачым алма бирми,
Син янымда булмагач.

К у ш ы м т а:
Өй түремдә алмагач
Юксына син булмагач.
Сандугач та оя кормый,
Сөйгән яры булмагач.

Алмагачым сине көтә,
Мин дә көтәм кич, иртә.
Алма кебек яшь гомерем
Синсез бит ялгыз үтә.

К у ш ы м т а.

Алмаларга сулар сибик,
Иркәм, бергә елгадан.
Бергенәм, дип кабат дәшсәң,
Сөю кайтыр яңадан.

К у ш ы м т а.