Кайтыгыз, онытмагыз

Ленар Сәйфиев репертуарында

Ленур Зәйнуллин көе

Туган яктан киткәнемә
Күпме гомерләр үткән.
Җитсә дә гомер көзләрем,
Сагынулар бетми икән.

К у ш ы м т а:
Туган якка, туган йортка
Кайтыгыз, онытмагыз.
Бүген ул ялгыз моңаеп

Яшим бүген чит җирләрдә,
Күңелем – туган нигездә.
Әткәй-әнкәй рухы анда
Көтә безне бүген дә.

К у ш ы м т а.

Туган авылым, газиз йортым,
Сезгә илтә юлларым.
Көтә мине авылымда
Уйнап үскән урамым.

К у ш ы м т а.