Картаясы килми

Хәмдүнә Тимергалиева репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Картаясы килми һич тә,
Гомер көзе җитсә дә.
Мәхәббәттән һаман янам,
Чәчләргә чал төшсә дә.

К у ш ы м т а:
Җитмешен дә, сиксәнен дә
Узарга язсын бергә.
Китәсе килми җирдән
Яшик әле бу җирдә.

Яшем илледән узса да,
Күңелем унсигездә.
Йөзик әле һаман бергә
Мәхәббәт диңгезендә.

К у ш ы м т а.

Яшик әле бу дөньяның
Кадерен белеп кенә.
Сөюләрдән янып көйик
Бәгырем диеп кенә.

К у ш ы м т а.