Үкенерсең үзең дә

Раиф Мөхәммәтрәхимов репертуарында

Марсель Иванов көе

Кызганмыйча тилмертәсең мине.
Йөрәккәем түзәр күпмегә?
Хисләремнән янып бетсәм әгәр,
Кирәк булырмын соң кемнәргә?

К у ш ы м т а:
Яндырсаң да мине, көйдерсәң дә,
Йөрәккәем әле түзем лә.
Мәхәббәттән янып бетсәм әгәр,
Үкенерсең беркөн үзең дә.

Белсәм иде, иркәм, йөрәгеңнән
Назларыңны бирдең кемнәргә?
Ә мин сине алыштыра алмыйм
Бакчадагы сылу гөлләргә.

К у ш ы м т а.

Йолдызлардан төштең микән әллә? –
Ялкын кебек кайнар хисләрең.
Бир кулыңны, бергә яна-көя,
Каршы алыйк айлы кичләрне.

К у ш ы м т а.