Килмә димә

Нияз Вәлиев репертуарында

Нияз Вәлиев көе

Бер елмаеп карыйсың да
Үзәгемне өзәсең.
Үзең дә бит сине өзлеп
Сөюемне беләсең.

К у ш ы м т а:
Килмә димә, кит тә димә,
Синсез бу дөнья нигә?
Сөюемә каршы килсәң,
Калыр йөрәгем көлгә.

Килмә диеп, нигә һаман
Йөрәгемне теләсең?
Синең өчен утка керәм,
Шуны бит син беләсең.

К у ш ы м т а.

Сулар сипсәң дә сүрелмәс
Мәхәббәт ялкыннары.
Сагышларга салып мине,
Көйдермә җаннарымны.

К у ш ы м т а.