Кирәкми миңа бүтән

Рафаэль Шәяхмәтов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Яшь гомерләр үтә икән,
Үтә дә китә икән.
Сөйгән ярларның тәүгесе
Үзәкне өзә икән.

К у ш ы м т а:
Кавышырга язмаса да,
Күрешүләрне көтәм.
Ярты җаным йөрәгеңдә
Калдымы әллә, иркәм?

Җитсә дә гомер көзләрем,
Йөрәк картаймый икән.
«Яратам» дигән сүзләрең
Хәтердән китми икән.

К у ш ы м т а.

Җиләк кебек иреннәрең
Әллә инде ширбәттән?
Әллә инде сихерләдең?
Кирәкми миңа бүтән.

К у ш ы м т а.