Кире кайтып булмый

Ришат Шәйхетдинов репертуарында

Марсель Иванов көе

Син дә мине сагна торгансыңдыр,
Төшләремдә килеп дәшәсең.
Моңлы җырың кабат җырлый-җырлый,
Аккош булып күлгә төшәсең.

К у ш ы м т а:
Эзләсәм дә, юлын табалмадым,
Кире кайтып булмый үткәнгә.
«Сөям» диеп әйтеп булмый икән,
Бар да калды, калды үткәндә.

Син дә мине көтә торгансыңдыр,
Язгы җилләр назлап искәндә.
Йөрәккәең сыкрап куя микән,
Көзге җилләр тәрәз чирткәндә.

К у ш ы м т а.

Син дә, ахры, эзли торгансыңдыр
Болыннарда калган эзләрне.
Яшьлегемдә калган чын сөюне
Гомерем буе мин дә эзләдем.

К у ш ы м т а.