Китеп барам

Нурзадә репертуарында

Нурзадә көе

Сагынырга диеп китеп барам.
Юлдаш булыр, беләм, сагышым.
Сагынырмын, сизәм, юксынырмын,
Нишләрмен соң синсез, ялгызым?

Сагынырга диеп китеп барам.
Белеп китәм шуны үзем дә.
Синнән башка миңа авыр булыр
Гомерләрнең салкын көзендә.

Гөнаһлардан качып китеп барам,
Качып китәм хәтта үземнән.
Син аңларсың минем хәлләремне
Хатымдагы соңгы сүземнән.

Сагынырга диеп китеп барам,
Язмышыма күнеп, җанашым.
Тургай җырын тыңлап язларында,
Мин эзләрмен синең тавышың.