Кодалар-кодачалар

Рифат Зарипов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Якын күреп җыелган сезне дуслар,
Дусларсыз яшәп булмый дөньяда.
Тормыш матур була ул, дуслар булса,
Якын туганнар яныңда торса.

К у ш ы м т а:
Туган-тумачалар,
Эх, кода, кодачалар.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күңел ачалар.

Матур теләкләр сезгә тик бездән,
Кода-кодача, күрше-күләннән.
Баллансын әйдә әче шәраблар,
Кияү киленне сөеп үпкәндә.

К у ш ы м т а.

Ятларны җанга кертми, бергә үрегез
Гомеркәйләрнең парлы сәйләнен.
Бәхеткә сөенеп үтсен көнегез,
Кайгы-хәсрәтләр үтсен әйләнеп.

К у ш ы м т а.