Куалама, язмыш, атларымны

Илназ Минвәлиев репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Куалама, язмыш, атларымны.
Ашыктырма әле гомерне.
Җирдә кылган гамәлләрем өчен
Аласым бар әле әҗерне.

К у ш ы м т а:
Ашыктырсаң, әйдә, ашыктыр ла.
Пыскыганчы, яну хәерле.
Янып калыйк әле яшәгәндә,
Уздырмыйк без бушка гомерне.

Куалама, язмыш, атларымны.
Бар бит әле акыл җыйнасым.
Дога белән чыгам юлларыма.
Яман эшләр килми кыласым.

Ашыктырма, язмыш, атларымны.
Тын алыймчы, бәлки, беразга.
Булмас, ахры, җитмәс сабырлыгым,
Йөрәккәем охшаш язларга.

К у ш ы м т а.