Лотфулла чишмәләре

Рафил Җәләлиев репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Чишмәләрнең сукмагына
Кемнәр микән таш тезгән?
Саф сулары җырлап ага
Балачагым эзеннән.

К у ш ы м т а:
Лотфулла чишмәләренең
Суларын эчик әле.
Туып үскән җиребезне
Гел зурлап яшик әле.

Чишмәләрнең улагыннан
Әткәй атлар эчергән.
Ничә буын тормыш корып
Монда гомер кичергән?

К у ш ы м т а:
Лотфулла чишмәләренең
Суларын эчик әле.
Әткәйләрнең васыятен
Онытмый яшик әле.

Күңел җылысын биргәнсең
Нур иңгән чишмәләргә.
Изге эшең булсын дога,
Юлга чыксаң читләргә.