Мин бәхетле…

Айгөл Бариева репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Бу дөньяның урау юлларында
Сизмичә дә кайчак абындык.
Иртә янып, сүнде дисәләр дә,
Йолдызлардай кабат кабындык.

К у ш ы м т а:
Дөнья матур бергә булган чакта,
Хәлләреңне белсә якыннар.
Җырларымны минем аңлый алган
Әл дә ярый сөйгән халкым бар.
Әл дә ярый моңлы халкым бар.

Авыр чакта янда дуслар булды,
Хәлләремне минем аңларлык.
Син янымда булдың кыен чакта,
Йөрәк тавышымны тыңларлык.

К у ш ы м т а.

Дөнья матур, ләкин кемнәргәдер
Урын җитми нигә, мәйдан тар?
Мин бәхетле, кая барып чыксам,
Көтеп ал

К у ш ы м т а.