Мин көтәргә әзер

Зөлфәт Фәхретдинов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

«Нишләргә соң» дигән сорау белән
Ничә кабат дәшәм үземә.
Әллә нигә ышанасым килми
«Мин яратмыйм» дигән сүзеңә.

К у ш ы м т а:
Мин көтәргә әзер, йөрәгемдә
Башкаларга, бәгърем, урын юк.
Сине генә сөям, синнән башка
Берәүгә дә сөю җырым юк.

Җанга авыр сүзне ишетсәм дә,
Кабул итми җаным, нишлим соң?
Башкага юк урын йөрәгемдә.
Яратам бит, җаным, нишлим соң?

К у ш ы м т а.

Мин көтәргә әзер гомерем буе,
Бер җылы сүз җитә, әйт кенә.
«Яратам» дип кара күзләремә,
Яннарыма, бәгърем, кайт кына.

К у ш ы м т а.