Мин сине ташламам

Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Тормышым бизәге син генә,
Бәхетем йолдызы син генә.
Яраттым, яратам мәңгегә,
Ташламам мин сине гомергә.

К у ш ы м т а:
Мин сине ташламам, ташламам гомергә,
Янсам да, калсам да күмергә.
Гайбәт сүз кермәсен күңелең түренә,
Ышан син, ышан тик үземә.

Карама ятларның сүзенә,
Яратып кара тик күземә.
Саф сөю хисләрен күңлемдә
Сакладым бары тик үзеңә.

К у ш ы м т а.

Җырларым, моңнарым тик сиңа,
Мәңгелек юлдашым бул миңа.
Сиңа дип атадым җырымны,
Булмасын бу җырым соңгысы.

К у ш ы м т а.