Нәрсә булды сиңа, авылдаш?

Салават Фәтхетдинов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Ни хәлләрең бар соң, авылдаш?
Нәрсә булды, сулган йөзләрең?
Иген уңа иде басуларда,
Икмәк бүлә идек көзләрен…

Ни хәлләрең бар соң, авылдаш?
Йокы керми, дисең, төннәрдә…
Тирең түгеп тапкан нигъмәтләрең
Китә бүген нигә читләргә?

Ни хәлләрең бар соң, авылдаш?
Рәте китте, дисең, дөньяның.
Җиргә кадәр әллә беткәнгәме,
Каргышымы әллә Ходайның…
Нәрсә булды сиңа әй, авылдаш?