Нәрсә булды сиңа, дөнья?

Гөлнара Габидуллина репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Нәрсә булды сиңа, әй соң, дөнья?
Мал артыннан куа бар халык…
Онытыла нигә иске дуслар,
Онытыла кылган яхшылык…

К у ш ы м т а:
Алтыннар да кала, көмешләр дә,
Байлык бит ул бары бер көнлек.
Ач күзеңне, күр син, нинди матур дөнья,
Күбрәк кыл син җирдә изгелек.

Нәрсә булды сиңа, әй, кешелек,
Байлык йөри бүген ник элек?
Гомер үткәч, бар да бездән кала,
Маллар бит ул бары бер көнлек.

К у ш ы м т а.

Маллар түгел, изге эшләр калсын,
Исемеңне ташка язарлык!
Күбрәк кылыйк изге гамәлләрне,
Сагнып безне искә алырлык.

К у ш ы м т а.

Нәрсә булды сиңа, әй соң, дөнья?
Ач күзеңне, зинһар, кешелек!
Калсын җирдә изге эшләр,
Яшәгәндә кылыйк изгелек.

К у ш ы м т а.