Назлы сүз

Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов репертуарында

Альфред Якшимбетов көе

Назлы сүз әйт әле,
Иркәләп дәш әле.
Тоз сипмә әрнегән җаныма
Авыр сүзләр әйтеп,
Бозма син араны:
Татлы сүз дәвалый яраны.

Яман сүз кимсетә,
Өметне сүндерә.
Аера яраткан парларны
Яшик без яратып,
Үпкәне онытып,
Яратып җан сөйгән ярларны.

Дөнья бит бик матур,
Сөелеп яшәсәң.
Сөенеп аттырыйк таңнарны,
Гомерләр тиз уза,
Гомерләр һай кыска.
Рәнҗетмик яраткан җаннарны,
Сагышка салмаек җаннарны.